news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камадан 300дән артык егет армиягә китәчәк

Чакырылыш барышында Түбән Камадан егетләрне озатулар 11 тапкыр оештырылачак.

Түбән Камадан 300дән артык егет армиягә китәчәк
tat.e-nkama.ru

(Казан, 29 сентябрь, "Татар-информ"). 1 октябрьдән, Түбән Камада Кораллы Көчләргә көзге чакырылыш башлана. Быел муниципаль районнан армиягә 320 ләп егет китәчәк. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Армиягә алынган егетләрнең күбесе Үзәк хәрби округта хезмәт итәчәк. 70 кә якын егет шефлыкка алган частьләр – Саратов өлкәсендәге стратегик максатлардагы ракета гаскәрләренең Тамань берләшмәсенә һәм Мәскәү шәһәрендәге аерым 154 нче Преображенский комендант полкына җибәреләчәк.

Чакырылучыларның беренче төркемен Казан шәһәрендәге җыелу пунктына октябрь ахырында җибәрү планлаштырыла. Чакырылыш барышында Түбән Камадан егетләрне шундый озатулар 11 тапкыр оештырылачак.

Югары һәм урта һөнәри белеме булган түбәнкамалылар контракт буенча да хезмәт итә ала, бу очракта алар хезмәт итү урынын үзләре сайлыйлар. Шулай ук альтернатив гражданлык хезмәте узу да мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot