news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камадан 2 млн сумлык полиэтилен төяп килгән фура Саратовта янган

“Скания” йөк автомобиленә Сызрань – Волгоград юлында ут капкан.

(Казан, 13 июль, “Татар-информ”). Түбән Камадан 2 млн сумлык полиэтилен төяп килгән фура Саратовта янган. Бу хакта социаль челтәр кулланучылары хәбәр итте.

“Скания” йөк автомобиленә Сызрань – Волгоград юлында ут капкан. Фура белән Татарстан йөртүчесе идарә иткән. Ир-ат Түбән Камадан Краснодарга полиэтилен алып бара торган булган.

Янгын бөтен товарны юк иткән. Янгын сәбәпләре ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot