news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камадагы металл базасында мотор мае сакланган 11 контейнерга ут капкан

112 бердәм номерына Түбән Каманың металл базасыннан куе кара төтен күтәрелүе турында хәбәр иткәннәр.

(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Түбән Кама шәһәренең сәнәгать зонасында 11 контейнерга ут капкан, аларда – файдаланылган мотор мае сакланган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә кич 112 бердәм номерына Металл базасыннан куе кара төтен күтәрелүе хакында хәбәр иткәннәр.

Урынга килгән 63нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре янучан матдә салынган пластик контейнерларга ут кабуын ачыклаган. Аннан биш метр ераклыкта гына урнашкан зур чанга да ут күчү куркынычы туган.

Янгын-коткару часте хезмәткәрләре утны биш минут эчендә сүндергән. Янгынның мәйданы 20 квадрат метр тәшкил иткән.

Бу янгында зыян күргән кешене – аяклары пешкән 51 яшьлек ир-атны Түбән Кама Үзәк район хастаханәсенә озатканнар. 

news_right_1
news_right_2
news_bot