news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камадагы җитештерү базасында биш кеше янгында һәлак булган

Тагын дүрт кеше хастаханәгә озатылган, ике кеше медицина хезмәтенә мөстәкыйль рәвештә мөрәҗәгать иткән.

 (Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”) Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә производство базасында янгын чыгып, биш кеше һәлак булган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төзүчеләр бистәсендәге Үзәк урамда урнашкан базада янгын чыгуы турында хәбәр “Глонасс 112” системасы буенча 4.55 сәгатьтә килеп ирешә. Янгын 6:56 сәгатьтә сүндерелә. Янгын сүндерүдә 68 кеше катнаша. Янгыннан якынча 100 квадрат метр мәйдан зыян күргән. Коткаручылар җиткергән мәгълүмат буенча, янгында алты кеше зыян күргән: дүртесе хастаханәгә озатылган, икесе медицина хезмәтенә мөстәкыйль рәвештә мөрәҗәгать иткән. 

Башта өч кешенең һәлак булуы мәгълүм булган иде, коткаручылар соңрак хәрәбәрләр астыннан тагын ике кешенең гәүдәсен тапкан.

news_right_1
news_right_2
news_bot