news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камадагы “Горэлектротранс” предприятиесе хезмәтне саклау буенча республикада үрнәк

Юл хуҗалыгы предприятиеләре арасында беренчелек-“Алексеевскдорстрой” җәмгыятендә

(Казан, 25 февраль, “Татар-информ”). Түбән Каманың “Горэлектротранспорт” предприятиесе хезмәтне саклау буенча республикада транспорт предприятиеләре арасында иң яхшы оешма дип табылды. Шушы ук номинациядә 2 нче урынны Казанның 4 нче “ПАТП” МУП алды. Юл хуҗалыгы предприятиеләре арасында беренчелек-“Алексеевскдорстрой” җәмгыятендә. “Татавтодор”ААҖ Мамадыш филиалы -икенче урында.
ТР Транспорт һәм элемтә министрлыгы тармак предприятиеләре арасында хезмәтне саклау буенча оештырган смотр-конкурсның йомгаклары әнә шундый. Матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бәйгегә 8 транспорт предприятиесе һәм 5 юл оешмасыннан заявкалар алынган булган. Тармак предприятиеләрен бәяләгәндә аларда хезмәтне саклау, оештыру-техник чараларны үтәү буенча хокукый документларның үтәлеше алгы планга чыккан. Җиңүче предприятиеләр дипломнар, призлы урын алучылары- Мактау грамоталары белән бүләкләнәчәк.


news_right_1
news_right_2
news_bot