news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада зебрада яшүсмер кызны җиңел машина бәрдергән

Авариядә 15 яшьлек кызның башы бәрелгән һәм аягы җәрәхәтләнгән.

Түбән Камада зебрада яшүсмер кызны җиңел машина бәрдергән

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Түбән Камада җиңел машина җәяүлеләр кичүеннән чыгып килүче яшүсмер кызны бәрдергән. 

Авария бүген иртәнге сәгать сигездә Сөембикә урамындагы 42нче йорт каршында булган, дип сөйләделәр «Татар-информ»га Түбән Кама Дәүләт автоинспекциясенең пропаганда бүлегендә.

 Ачыкланганча, «Лада»ның 33 яшьлек шоферы җәяүлеләр кичүендә 15 яшьлек кызга юл бирмәгән һәм аны бәрдергән.

Нәтиҗәдә, яшүсмернең башы бәрелгән һәм аяклары җәрәхәтләнгән. Балалар шәһәр хастаханәсе табиблары караганнан соң кызны өенә кайтарып җибәргән.

news_right_1
news_right_2
news_bot