news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Камада юлларга капиталь ремонт ясыйлар
Бу җәйдә Түбән Камада һәм шәһәр тирәсендә 25 чакрым озынлыгындагы юлларда яңа асфальт җәеләчәк
Скопировать ссылку
(Түбән Кама, 27 май, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Камада юлларга капиталь ремонт ясыйлар. Бу җәйдә калада һәм шәһәр тирәсендә 25 чакрым озынлыгындагы юлларда яңа асфальт җәеләчәк.
Эшләрнең иң зур күләмен Чаллы – Түбән Кама – Зәй транспорт боҗрасыннан “ТАНЕКО” компаниясе офисы юнәлешендәге борылышка кадәрге участокта башкару бурычы тора. Бу урында 13 чакрым озынлыгындагы юл өслеге ремонтланачак.
Бу көннәрдә шәһәр үзәгендә алып барылучы асфальт җәю эшләренең дә колачы аннан ким түгел. Якын көннәрдә Химиклар проспектының Вахитов боҗрасыннан Корабельная урамына кадәрге өлешенең ике ягы да тулысынча яңартылачак.
Моннан тыш, Студентлар урамындагы юл боҗрасыннан “Ильинка” мәдәни-спорт комплексына кадәрге 5,3 чакрым озынлыгындагы юлда да асфальт җәю эшләре төгәлләнде.
Быел Түбән Камада шулай ук квартал эчендәге һәм ишегалды юлларында да тишек-тошыкларны ямау һәм капиталь ремонт эшләре планлаштырылган. Бу эшләр этаплап башкарылачак. Мисал өчен, бу көннәрдә Мурадьян урамы һәм Химиклар проспекты буенча квартал эчендәге юлларны яңарталар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2