news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары үз бәйрәмнәрен билгеләп үтте

Отрядка язылырга теләүчеләр тулырак мәгълүматны 30-31-18 телефон номеры аша автошәһәрчек җитәкчелегенә шалтыратып белешә ала.

Түбән Камада юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары үз бәйрәмнәрен билгеләп үтте
tat.e-nkama.ru/

(Казан, 7 март, "Татар-информ"). Түбән Кама шәһәрендә 900гә якын бала - 63 отряд юл хәрәкәте иминлеген саклауда мөһим эш алып бара. Алар яшьтәшләре арасында юл һәлакәте очракларын кисәтү һәм аны булдырмый калуда, шәһәр урамнарында һәм юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен пропагандалауда үзләреннән зур өлеш кертәләр. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

"Кызганычка, тормыш иминлеге нигезләре буенча мәктәп программасы кысаларында гына балалар арасында юл-транспорт травматизмы очракларын киметү мөмкин түгел, - диләр Түбән Кама белгечләре. - "Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары" берләшмәсе - балалар белән эшләүнең альтернатив формасы, бу - нигезле ышаныч һәм юлларда балалар катнашындагы аварияләрне киметүгә йогынты ясау мөмкинлеге".

Отрядка язылырга теләүчеләр тулырак мәгълүматны 30-31-18 телефон номеры аша автошәһәрчек җитәкчелегенә шалтыратып белешә ала.

Моннан ярты гасырлап элек, 1973 елның 6 мартында Советлар Союзында юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отрядлары төзү турында карар кабул ителә. Ә Түбән Камада мондый беренче оешма 1986 елда ачыла. Аны Раиса Павелкина җитәкли.

news_right_1
news_right_2
news_bot