news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада югалган малай табылган

Бала мәктәпкә барасы килмәгәнлектән, дәресләрдән качып йөргән

(Казан, 23 декабрь, “Татар-информ”). Кайбер массакүләм мәгълүмат чараларында, 2014 нче елның 22 декабрендә Түбән Кама шәһәрендә 7 яшьлек малай өеннән мәктәпкә чыгып киткән җиреннән юкка чыккан, дигән хәбәр дөнья күргән булган.

Берничә сәгатьтән бала үз йорты ишегалдында табылган. Малай сүзләренчә, ул, мәктәпкә барасы килмәгәнлектән, дәресләрдән качарга уйлаган. Бу хакта РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе хәбәр итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot