news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада югалган көллият студенты мәетен тапканнар

25 ноябрьдә Нефтехимия көллиятенең беренче курс студенты укудан соң өенә кайтмаган.

(Чаллы, 28 ноябрь, "Татар-информ", Эльвира Мөхәммәтдинова). Түбән Камада берничә көн элек югалган 16 яшьлек студентның мәетен тапканнар. Бу хакта "Татар-информ” корреспондентына Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Евгений Суриковның югалуы турында әти-әнисе полициягә, уллары укудан кайтмагач,  25 ноябрь көнне гариза биргән. Полиция хезмәткәрләре егетне экстрен хезмәт хезмәткәрләре һәм волонтерлар төркеме белән бергә эзләгән. Югалган егет Нефтехимия көллиятенең беренче курсында укыган. Уку урынында да, яшәгән җирендә дә бернинди низаглы хәлләр булмаган. Аның хроник авырулары да булмаган.

Егетнең үле гәүдәсе бүген сәгать 11дә “Корабельная роща” урманда табылган.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре сүзләренчә, мәеттә җәберләп үтерү билгеләре булмаган. Үлем сәбәпләре ачыклана.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100