news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада югалган балалар табылган

Түбән Кама малайларының тәүлек буе кайда булулары турындагы мәгълүмат тикшерелә.

(Чаллы, 6 сентябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәметдинова). Түбән Камада волонтерлар ике югалган баланы тәүлек буе эзләде. Бу вакытта малайлар әбиләрендә кунакта булган. Әлеге мәгълүмат социаль челтәрләрдә хәбәр ителә.

Түбән Кама волонтерлары кичә 14 сәгатьтә өйдән чыгып киткән ике балигъ булмаган баланы эзләп, алар булырга мөмкин булган барлык урыннарны тикшереп чыктылар.Әмма балаларны таба алмадылар. Соңрак шаһитлар сүзләренчә, 9 яшьлек Саша һәм 8 яшьлек Дмитрий Чаллыга киткән дигән мәгълүмат таралды. Түбән Камада яшәүче балаларны эзләргә ярдәм итү үтенече Чаллы пабликларында пәйда булды.

Әмма күрше шәһәрдә яшәүчеләр ярдәме кирәк булмаган. Ир-ат югалган балаларны Түбән Камада Вокзал урамында тапкан һәм полициягә хәбәр иткән. Малайлар әбиләрендә кунакта булуларын әйткән. Хәзер полиция бу мәгълүматның дөреслеген тикшерә һәм ни өчен әби балаларның килүе турында әти-әнисенә хәбәр итмәвен ачыклый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100