news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада язгы җыештыру өмәсенең икенче этабында ике меңгә якын кеше катнашты

271 кубометр чүп чыгарылды.

Түбән Камада язгы җыештыру өмәсенең икенче этабында ике меңгә якын кеше катнашты
e-nkama.ru

(Казан, 19 апрель, "Татар-информ"). Түбән Камада язгы җыештыру өмәсенең икенче этабы узды. Бу юлы шәһәр урамнарын җыештыруда 1811 кеше катнашты, 90 берәмлек махсус техника җәлеп ителде. Нәтиҗәдә, 271 кубометр чүп чыгарылды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Билгеле булганча, язгы өмәнең беренче этабы 10,11 апрель көннәрендә үтте. Анда төрле предприятие хезмәткәрләре, ТКХ тармагы эшчеләре, хакимият вәкилләре катнашты, кар тарату, чүп җыю эшләре башкарылды.

Язгы генераль җыештыруның өченче этабында төп көчләр бордюрлар һәм агач кәүсәләрен агартуга юнәлдереләчәк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot