news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада язгы чәчү 99 процентка төгәлләнгән

Быел чәчү эшләре 51 мең гектарда башкарылган.

Түбән Камада язгы чәчү 99 процентка төгәлләнгән
tat.e-nkama.ru/news/755/76267/

(Казан, 23 май, "Татар-информ"). Түбән Кама районында язгы кыр эшләре 98,6 процентка төгәлләнде. Хәзер карабодай чәчәсе, бәрәңге һәм башка яшелчәләрне утыртасы калган. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Быел чәчү эшләре 51 мең гектарда башкарылган, аларда бөртеклеләр, кукуруз, азык культуралары, шикәр чөгендере һ. б. чәчелгән.

Карның озак ятуы, кырау төшү уҗым культураларның өлешчә өшүенә китергән, шуңа күрә Түбән Кама аграрийлары яз көне бөртекле культураларны өстәмә рәвештә чәчтеләр.

Көзгә 42 мең тонна ашлык җыеп алу, 15 500 тонна печән, 52 930 тонна силос һәм 50 560 тонна сенаж әзерләү планлаштырыла.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot