news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада "Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен..." конкурсы игълан ителде

Конкурс 1 марттан 26 мартка кадәр дәвам итә.

Түбән Камада "Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен..." конкурсы игълан ителде
Рамиль Гали/архив

(Казан, 9 март,"Татар-информ"). Түбән Камада Габдулла Тукайның 133 еллыгына багышланган "Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, - шушы булыр иң зур бүләгең" муниципаль сәнгатьле уку конкурсы үткәрелә. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Конкурс 1 марттан 26 мартка кадәр дәвам итә. Бəйгенең беренче этабы балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, урта һәм югары уку йортларында, оешмаларда үткәрелә.

Икенче этап яшь үзенчәлекләре буенча 5 номинациягә бүленә: мəктәпкәчә яшьтәге балалар, башлангыч сыйныф укучылары , 5 сыйныфтан алып 8 сыйныфка кадәр, 9 сыйныфтан 20 яшькә кадәр һәм 20 яшьтəн өлкәнрәкләр өчен.

3нче этап - җинүчелəрне билгеләү. Ул 26 мартта 10. 00 сәгатьтә Тукай исемендəге үзəк китапханəдə уза. Жиңүчелəрне бүлəклəү 26 апрель көнне Габдулла Тукай һəйкəле янында шигърият бəйрəмендə булачак.

Гаризаларны үзəк китапханəнең идарə органына алып килергə яки Nk.MO@tatar.ru электрон адресы аша җибəрергə мөмкин. Бəйгенең икенче этабына чыккан конкурсантлардан 100 сум түлəү сорала.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot