news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада "Яшьлек шәһәрләр төзи" фестивале узачак

Фестиваль программасында - концерт, спорт ярышлары, төрле остаханәләр, күргәзмәләр, бәйге-уеннар.

(Казан, 22 май, "Татар-информ"). 23 майда "Минем шәһәрем урамнары" муниципаль проекты кысаларында Яшьлек урамыныӊ туган көненә багышланган "Яшьлек шәһәрләр төзи" фестивале үтәчәк. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Түбән Кама муниципаль районы ЗАГС идарәсе каршындагы мәйданда 17:00 сәгатьтә бәйрәм парады башлана. Анда идарә хезмәткәрләре, Яшьлек урамында яшәүчеләр, чыгарылыш сыйныф укучылары катнаша.

Парад "Велики" автошәһәрчегендә концерт программасы белән тәмамланачак.

Фестиваль программасында - концерт, спорт ярышлары, төрле остаханәләр, күргәзмәләр, бәйге-уеннар.

news_right_1
news_right_2
news_bot