news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада яшьләр форумы узды

Форум районның Олы Афанас авылында үткәрелде

(Түбән Кама, 6 февраль, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Кама районында I яшьләр форумы узды. Активистлар слеты Олы Афанас авылы Мәдәният йортында үткәрелде.
Әлеге киң колачлы чараны үткәрү урыны итеп бу авылның сайлануы очраклы хәл түгел – соңгы елларда анда үсеп килүче буынның иҗтимагый тормышта актив катнашуында сизелерлек үсеш күзәтелә. Мисал өчен, узган Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы кысаларында авылда йөзләгән чара үткәрелде. Авыл яшьләре “Сәламәтлек” Спартакиадасында көмеш медаль яулады, Олы Афанас авылы боксчылары республика һәм Бөтенроссия күләмендә үткәрелгән ярышларда призлы урыннарга лаек булды. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм яшьләрне иҗтимагый эшләргә җәлеп итү нәтиҗәсендә авылда хокук бозу очракларының саны сизелерлек кимеде.
Яшьләр форумына нәтиҗә ясап, аны оештыручылар мондый очрашуларның яшьләр һәм өлкәннәр өчен әһәмияте бик зур, дип ассызыклады. Форум тагын бер мәртәбә яшь һәм өлкән буынның бер-берсен ишетергә һәм борчыган проблемаларны уртак тырышлык белән хәл итәргә сәләтле икәнлеген күрсәтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot