Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада “яшел” конкурс җиңүчеләре бер тоннадан артык макулатура тапшырган
Конкурста катнашучыларны бүләкләү 30 август көнне 13:00 сәгатьтә Габдулла Тукай исемендәге уку һәм ял паркында узачак.
(Казан, 27 август, "Татар-информ"). Түбән Камада тотылган кәгазь тапшыру буенча экологик конкурс узды. Ай ярым дәвам иткән акциядә төрле оешмалар, белем бирү учреждениеләре коллективлары катнашты. Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре 1 140 кг макулатура тапшырган. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Шулай итеп, Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре беренче урынны алган, икенче урында - 2нче гимназия, өченчедә - 32нче гимназия.
Авыл китапханәләре арасында конкурста Трудовой (240 кг) һәм Камский (74,5 кг) бистәләре катнашты.
Конкурста катнашучыларны бүләкләү 30 август көнне 13:00 сәгатьтә Габдулла Тукай исемендәге уку һәм ял паркында узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз