news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада яшәүчене интернет аша 115 мең сумга алдаганнар

Хатын-кыз акчасыз һәм кыйммәтле товарсыз калган.

Түбән Камада яшәүчене интернет аша 115 мең сумга алдаганнар
архив/Михаил Захаров

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Түбән Камада Интернет аша товар сатып алырга теләүче хатын-кызны 115 мең сумга алдаганнар. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәнең рәсми сайтында хәбәр ителә.

Берничә ай элек 26 яшьлек кыз Интернетта смартфоннар сатыла торган сайтка юлыккан. Ул гаджет сатып алырга булган.

2018 елның 8 февралендә зыян күрүче кыйммәтле телефонны сатып алырга уйлаган. Ул яңа кәрәзле телефон белән бергә кулланылышта булган тагын бер телефон алырга булган. Товарның бәясе 115 мең сумнан арткан.

Сатучы белән мессенджерда язышып, алар түләү һәм телефонны алу шартларын сөйләшкәннәр. Моннан тыш, кыз кибет турындагы мәгълүматны Интернетта да тикшергән. Тискәре фикерләр һәм шикләнерлек мәгълүмат тапмаган. Ул шул ук көнне сатучыга акчаны җибәргән. Берникадәр вакыттан соң аның белән Михаил исемле кеше элемтәгә чыккан һәм сатып алуны раслаган. Сатучы товарны транспорт компаниясе белән җибәрүен хәбәр иткән. Соңыннан ул элемтәгә чыкмаган һәм телефоннарда җавап бирмәгән. Кыз транспорт компаниясе белән элемтәгә кергән һәм аның исеменә посылка җибәрелмәвен ачыклаган. Аннары ул Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәнең кизү частенә мөрәҗәгать иткән һәм үз тарихын сөйләгән.

Бу фактка карата “Мошенниклык” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100