news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада яшәүчеләрне әрмән халкының "Терендез" бәйрәменә чакыралар

"Терендез"ның төп катнашучылары - егетләр һәм кызлар.

Түбән Камада яшәүчеләрне әрмән халкының "Терендез" бәйрәменә чакыралар
tat.e-nkama.ru

(Казан, 16 февраль, "Татар-информ"). Бүген Халыклар дуслыгы йортында әрмән халкының "Терендез" бәйрәме уза. Бәйрәм  "Май чабу" бәйрәменә охшаш. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

"Терендез"ның төп катнашучылары - егетләр һәм кызлар (яшь парлар яки гаилә корырга җыенучылар). Баштарак бу бәйрәм "Дерендез" дип аталган, әрмән теленнән тәрҗемә иткәндә "Сезнең йорт каршындагы печән көлтәсе" дигәнне аңлата һәм уңышның яхшы булуын теләүне белдерә.

Бәйрәм 14: 00 сәгатьтә башлана. Программада - "Аревик" ансамбле башкаруында әрмән җырлары һәм биюләре. Керү ирекле.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot