Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада яшәүчеләр юл төзекләндерүчеләр өчен чәй табыны әзерләгән
Быел республика программасы кысаларында Түбән Камада 36 ишегалды төзекләндереләчәк.
(Казан, 5 июль, "Татар-информ"). Түбән Камада ишегалды юлларын төзекләндерүне тәмамлаганнан соң, эшчеләрне җыеп, аларга рәхмәт йөзеннән чәй эчерү кебек матур традиция барлыкка килде. Бу юлы ачык һавада чәй табынын Төзүчеләр проспектының 50 нче һәм 54 нче йортларында яшәүчеләр әзерләгән. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
"Бәлешләр, камыр ашлары пешердек, салатлар, ит ризыклары әзерләдек, - ди оештыручылар. - Микрорайонның хатын-кызлар советы рәисе җыр башкарды. Эшчеләр биредә яшәүчеләрне мактап телгә алды, чөнки алар ремонт эшләрендә ярдәм итте: йорт буенча җаваплы затлар автомобиль хуҗаларының телефон номерлары картотекасын төзеде, шул рәвешле, аларга шалтыратып, комачау итүче машинаны башка урынга күчерү мөмкинлеге тудырылды, шуңа күрә эш вакытында төгәлләнде".
Эшчеләрне озатканнан соң, микрорайон халкы агымдагы мәсьәләләр буенча өстәл янында фикер алышты. Сүз биредәге балалар мәйданчыгын төзекләндерү турында барды.
Билгеле булганча, быел республика программасы кысаларында Түбән Камада 36 ишегалды төзекләндереләчәк. Моның өчен 170 млн сум акча бүлеп бирелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз