news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада яшәүчеләр "Җиңү диктанты" язачак

Диктантны теләге булган һәркем яза ала.

(Казан, 6 май, "Татар-информ"). Иртәгә түбәнкамалылар "Җиңү диктанты" язачак. Акция Россиядә һәм 23 чит илдә 1,5 меңгә якын мәйданчыкта оештырыла. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Татарстанда " Җиңү диктанты" пунктлары Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Бөгелмә шәһәрләрендә ачыла. Аны "Тарихи хәтер" федераль проекты кысаларында "Бердәм Россия" партиясе уздыра.

Текст Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган. Аны 50 меңнән артык кеше язар дип көтелә. Диктант язганнан соң, махсус сайтта онлайн-тест башкарырга кирәк булачак, ә диктант нәтиҗәләре 12 июнь - Россия көнендә билгеле булачак.

Түбән Камада диктант язу пункты буларак 10 нчы урта мәктәп сайлап алынган. Диктантны теләге булган һәркем яза ала.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot