news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада яшәүчеләр Гүзәл Яхина белән очраша ала

Язучы белән очрашырга теләүчеләрне 18 сентябрь көнне Г.Тукай исемендәге китапханәгә чакыралар.

Түбән Камада яшәүчеләр Гүзәл Яхина белән очраша ала
Ильнар Тухбатов

(Казан, 27 август, "Татар-информ").  18 сентябрь көнне Түбән Кама «Большая книга» һәм «Ясная Поляна» премияләре лауреаты, язучы Гүзәл Яхина белән телекүпергә тоташачак. Бу хакта Түбән Кама районы матбугат үзәге хәбәр итә.

Язучы белән очрашырга теләүчеләрне Г.Тукай исемендәге китапханәгә чакыралар. Чара 13.00тә башлана. Керү ирекле.

  • Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» дигән беренче китабы бестселлерга әверелде һәм 20 телгә тәрҗемә ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100