news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада яшәүче компьютерда эшли белү осталыгы буенча ярышларда өченче урын яулаган

Ул Түбән Камада узган шахмат ярышларында да күп тапкырлар җиңү яулаган.

Түбән Камада яшәүче компьютерда эшли белү осталыгы буенча ярышларда өченче урын яулаган
tat.e-nkama.ru

(Казан, 20 апрель, "Татар-информ"). Түбәнкамалы Лариса Вахрушева өлкән буын вәкилләре арасында компьютерда эшли белү осталыгы буенча республика ярышларында катнашып, өченче урын яулады. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

"Ярышларда Татарстанның барлык районнарыннан диярлек вәкилләр катнашты, безнең Түбән Кама данын дүрт катнашучы яклады, - ди Пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсе рәисе Тәгъзимә Садыйкова. - Биремнәр бик катлаулы булды, кызларыбыз булдыра алганча тырышты. Җиңүебез турында игълан ителгәч, бик сөендек!"

Лариса Вахрушевага бүләккә көнкүреш техникасы биргәннәр. "Нижнекамскнефтехим" предприятиесендә эшләп, пенсиягә чыккан түбәнкамалы бу җиңүенә үзенең шахмат уены белән мавыгуы сәбәпче булуын да әйтеп узды. Ул Түбән Камада узган шахмат ярышларында да күп тапкырлар җиңү яулаган.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot