news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада яшәүче ир-ат яшүсмер кызын көчләгән дип шикләнәләр

Тикшерү барган вакытта 38 яшьлек ир-ат сак астында изоляторда булачак.

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Түбән Камада яшәүче 38 яшьлек ир-ат үзенең яшүсмер кызын көчләүдә шикләнелә. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

«Тикшерү фаразлары буенча, 16 мартта 38 яшьлек исерек әти 15 яшьлек кызы белән ялгыз кала һәм аны көчли. Тоткарланган ир-ат әлеге җинаятькә катнашы барлыгын танымады», - дип ачыклык кертте Андрей Шептицкий.

Җинаять кылуда шикләнелүчегә карата «Балигъ булмаган баланы көчләү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү вакытында ул тикшерү изоляторында булачак.

Тикшерүчеләр бу вакыйганың ничек килеп чыкканын ачыклау белән шөгыльләнә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100