Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада яшәүче хатын һәм аның өч баласы Оренбург өлкәсендә авариягә очраган
32 яшьлек хатын һәм аның өч кызы (13, 10 һәм 7 яшьлекләр) төрле тән җәрәхәтләре алган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 15 июнь, «Татар-информ»). Түбән Камада яшәүче хатын һәм аның кечкенә өч кызы Оренбург өлкәсендә юл һәлакәтенә очраган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Эчке эшләр министрлыгының «Богырыслан» муниципальара бүлеге ЮХИДИ хезмәте хәбәр итте.
«Бүген Оренбург өлкәсенең Богырыслан һәм Бузылык районнары чигендә юл-транспорт һәлакәте турындагы хәбәр 7 сәгать 30 минут тирәсендә килде. Башлангыч мәгълүматлар буенча, «Лада Калина» автомобиле юл кырыена төшеп киткән һәм капланган», – диделәр ЮХИДИдә.
Авариядә җиңел машина пассажиры - Түбән Камада яшәүче 32 яшьлек хатын һәм аның өч кызы (13, 10 һәм 7 яшьлекләр) төрле тән җәрәхәтләре алган. Зыян күрүчеләрне хастаханәгә озатканнар. Машина белән бу хатынның абыйсы идарә иткән, ул зыян күрмәгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз