news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада яшәүче хатын, банкның ялган хезмәткәренә ышанып, акчаларын урлаткан

Мошенниклар хатын-кызның счетыннан 270 мең сум акча урлаган.

(Казан, 23 июль, “Татар-информ”). Түбән Камада яшәүче өлкән яшьтәге хатын-кыз, банкның ялган хезмәткәренә ышанып, 270 мең сум акчасын урлаткан. Бу хакта “Татар-информ”га республика Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Түбән Камада яшәүче пенсионер хатын полициягә мөрәҗәгать иткән. Ул үзенә билгесез кешенең шалтыратуын һәм аны банк хезмәткәре дип кабул итүен сөйләгән. Ир-ат хатынның банк картасыннан законсыз рәвештә акча алынуын әйткән”, - дип сөйләделәр ведомствода.

Акчаларын югалтмас өчен, хатын-кыз банкоматта билгеле бер цифрлар комбинациясе җыярга тиеш булган. Мошенниклар әйткәннең барысын да үтәгәч, ханым счетыннан 270 мең сум акчаның юкка чыгуын абайлаган.

Әлеге факт буенча “Мошенниклык” маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. Аферистларның телефон номеры Мәскәүдә теркәлгән булуы ачыкланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100