news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада яшәүче бер ир-ат улын балта белән чабып үтермәкче булган

Бу хакта яшүсмернең әнисе ире белән аерылышканнан соң гына хәбәр иткән.

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). Түбән Камада яшәүче ир-атны үз улын балта белән чабып үтерергә омтылуда гаеплиләр. Бу хакта ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сөйләде.

Тикшерү фаразы буенча, әлеге хәл узган елның ноябрендә булган. Ир-ат өйдә 14 яшьлек улына ташланган. Ул яшүсмергә берничә тапкыр балта түтәсе, аннары балта йөзе белән кул чугына суккан.

Бу хакта яшүсмернең әнисе хокук саклау органнарына ире белән аерылышканнан соң гына быел март аенда хәбәр иткән.

Ана кеше гариза биргәннән соң, үтерүгә омтылыш буенча  җинаять эше кузгатылган. Ир-ат үз гаебен өлешчә таныган һәм улын үтерергә җыенмавын аңлаткан. Ир-ат тоткарланган, тиздән тикшерү аны сак астына алу буенча судка мөрәҗәгать итәчәк. 

news_right_1
news_right_2
news_bot