Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада яшь белгечләрне эшкә урнаштырачаклар
Хәзер совет кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләренә кирәкле белгечләр исемлеген төзи.
(Казан, 12 ноябрь, "Татар-информ"). Түбән Кама көллиятләрен тәмамлаучыларны кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләренә эшкә урнаштырачаклар.
Түбән Камада кадрлар буенча координация советының чираттагы киңәшмәсендә шул хакта сөйләштеләр. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Структураның эшен Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты башлыгы урынбасары Радмир Беляев җайга сала, совет составына Түбән Кама предприятиеләре җитәкчеләре, эшмәкәрләр, компанияләрнең кадрлар хезмәте җитәкчеләре, шәһәрнең уку йортлары директорлары керә.
Очрашуда катнашучылар җитештерүчеләрнең күптән түгел уку йортларында узган экскурсияләре турында фикер алышты. Көллият һәм югары уку йортлары вәкилләре исә, үз чиратында, бизнес мәйданчыкларында булды.
Хәзер совет кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләренә кирәкле белгечләр исемлеген төзи һәм Түбән Каманың кайсы уку йортында нинди белгеч әзерләнүенә карап, төркемнәргә бүлә.
Политехника көллияте вәкилләре, мәсәлән, «Камаизоляция», «Преттль-НК», «ОНХ-холдинг», «Микрофибра» һ.б. предприятиеләр белән кызыксынды. 2020 елда көллият ихтыяҗ зур булган белгечлекләрнең берсе буенча 41 студентны укытып чыгарачак. Алар әлеге предприятиеләргә эшкә урнаша алачак.
«Бу яшьләр Түбән Камада үсеш перспективалары барлыгын белсен һәм башка шәһәрләргә китмәскә кирәклеген аңласын өчен эшләнә», - дип аңлатты вазгыятьне Радмир Беляев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз