Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада янгында зыян күргән өч кешене Чаллыдан Уфага озатканнар
Башкортстанның өч кешесен Уфадагы 18нче хастаханәгә китергәннәр.
(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Түбән Камада янгында зыян күргән өч кешене Уфага дәвалануга озатканнар. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Чаллыда дәваланучы өч кеше Башкортстан реанимация бригадасы ядәмендә Уфага озатылды, алар Башкортстанда яшәүче кешеләр. Хәзер аларны 18нче хастаханәнең пешү үзәгенә урнаштырдылар. Транспортировкалау уңышлы узды», – дип ачыкладылар Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Бүгенге көндә янгында зыян күргән 17 кешенең барысына да медицина ярдәме күрсәтелә. Алты пациент Республика клиник хастаханәсендә , алар авыр хәлдә. Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә өч кеше. Аларның икесе авыр хәлдә, бер пациент бик авыр хәлдә. Түбән Кама үзәк хастаханәсендәге өч кеше авыр хәлдә. Тагын икесе уртача авырлыктагы хәлдә.
- Узган җомгада Түбән Кама сәнәгать зонасы территориясендә янгын чыкты. Янгын аркасында 17 эшче җитди тән җәрәхәтләре алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз