news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада янгында өлкән яшьтәге ир-ат үлгән

Янгын кичә кичке сәгать алтыдан соң Гагарин урамындагы күпфатирлы йортта булган.

Түбән Камада янгында өлкән яшьтәге ир-ат үлгән

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Түбән Камада янгыннан бәдрәфтә качарга тырышкан өлкән яшьтәге ир-ат үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Янгын кичә кичке сәгать алтыдан соң Гагарин урамындагы 2нче йортның бишенче катында булган.

Янгын сүндерүчеләр фатир эчендә 5 кв. метр мәйданда йорт җиһазлары януын ачыклаган.

65 яшьлек фатир хуҗасын аңсыз рәвештә бәдрәфтә тапканнар. Янгын сүндерүчеләр аны урамга алып чыккан, әмма ашыгыч ярдәм табиблары ир-атның үлемен исбатлаган.

Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәте фаҗига сәбәпләрен ачыклаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot