news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада янгында эшчеләр җәрәхәтләнү факты буенча җинаять эше кузгатылган

Янгында зыян күргән биш кеше Чаллы һәм Түбән Кама хастаханәләрендә ята.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Түбән Камада кичә «ТАИФ-НК» компаниясенең авыр калдыкларны тирәнтен эшкәртү комплексы цехында чыккан янгында эшчеләр җәрәхәтләнү факты буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.

Янгында биш кеше зыян күргән. 27, 28 һәм 35 яшьлек өч эшче Чаллы ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә китерелгән. Тагын бер ир-ат хастаханәгә соңрак мөрәҗәгать иткән. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, эшче аягын сындырган.

Бишенче зыян күрүче Түбән Кама Үзәк район хастаханәсендә баш мие селкенү диагнозы белән ята. Зыян күрүчеләрнең хәле тотрыклы, дип бәяләнә.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең Түбән Кама бүлегендә "Шартлау куркынычы булган объектларда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Тикшерүчеләр һәлакәт килеп чыгу нечкәлекләрен ачыклый. Предприятиедә куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен җаваплы вазифаи затларның гамәлләренә дә хокукый бәя биреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot