Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада янгын вакытында бер хатын-кыз һәлак булган
Янгын чыгу сәбәпләрен һәм мәетнең шәхесен ачыклыйлар.
(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Түбән Камада торак йортта чыккан янгынны сүндергәндә диванда хатын-кыз мәете тапканнар. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
17.28 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Менделеев урамында 245нче йортта янгын турында хәбәр килгән. Янгын урынына 62нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре килгән. Алар икенче каттагы фатирда әйберләр һәм йорт җиһазлары януын ачыклаган.
Янгынны тиз сүндергәннәр. Фатирда диванда каты янган хатын-кыз мәете табылган.
Янгын 3 кв.метрга зыян салган. Янгын чыгу сәбәпләрен һәм мәетнең шәхесен ачыклыйлар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз