news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада янгын вакытында бер гаиләне коткарган үсмерләргә 25 мең сум бирделәр

Быел җәй Илья Матюшенцев, авылдашлары белән бергәләп, бер гаиләне һәм аларның этен коткарган.

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Түбән Кама районының Иске Чишмә авылында яшәүче Илья Матюшенцев белән Владимир Конюховны янгыннан ике кешене коткарган өчен бүләкләделәр.

Аларга район хакимиятенең Яңа ел алды җыелышында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан Мактау грамоталары һәм 25 мең сум күләмендә акчалата премия тапшырдылар. Яшүсмерләрне Түбән Кама башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин һәм янгын сүндерү-коткару гарнизоны җитәкчесе Антон Карасев котлады.

Быел җәй авылда янгын була. Урынга коткаручылар килеп җиткәнче, Илья Матюшенцев, авылдашлары белән бергәләп, бер гаиләне һәм аларның этен янгыннан алып чыга. 25 декабрьдә 16 яшьлек үсмер Республика Чыршы бәйрәмендә булды. Татарстан Президенты аның герой һәм һәркемгә үрнәк булуын әйтте.

«Син кыю егет. Синең ярдәмең нәтиҗәсендә кешеләр исән калды», — диде Татарстан җитәкчесе.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100