news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада янгын сүндерүчеләр 71 яшьлек фатир хуҗасын коткарган

Янгын Бызов урамында урнашкан 26нчы йорттагы бер фатирда чыккан.

Түбән Камада янгын сүндерүчеләр 71 яшьлек фатир хуҗасын коткарган
Султан Исхаков

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Түбән Камада янгын сүндерүчеләр 71 яшьлек фатир хуҗасын коткарган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Янгын Бызов урамында урнашкан 26нчы йорттагы бер фатирда чыккан.

Урынга 62, 63нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре, авария хезмәтләре, табиблар, полицейскийлар, күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәре юл тоткан.

Ут белән көрәшүчеләр килеп җиткәнче, подъезддан сигез кешене эвакуацияләгәннәр. Янгын чыккан фатирның ишеге бикле булган.

Янгын сүндерүчеләр ишекне ачып, коткару битлеге ярдәмендә фатир хуҗасын урамга алып чыкканнар. Утны тугыз минут эчендә сүндергәннәр.

Янгынның мәйданы 15 квдрат метр тәшкил иткән. Сулыш юлларына зыян килгән һәм газ белән агуланган ир-атны хастаханәгә озатканнар.

Янгынның башлангыч сәбәбе – электр җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозу.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot