Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада янәдән кискен химик ис пәйда булган
Социаль челтәрләрдә йөзләгән хәбәр чыккан, аларда кешеләр баш авыртуына һәм күңел болгануга зарлана.
(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Кичә, якшәмбе көнне кич белән Түбән Кама халкы шәһәрдә түзеп булмаслык искә зарланды. Аның турындагы хәбәрләр шәһәрдә һавага күпләп чыгарылган калдыклардан соң бер атна узгач, янә пәйда булды. Бу турыда «НТР 24» хәбәр итә.
- Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, 8-9 сентябрь көннәрендә Түбән Камада нефть химиясе исе чыккан иде. Экологлар тикшерү үткәрде, һавада этилбензол һәм күкерт водороды артык булуы ачыкланды, әмма гаеплене тапмадылар.
16 сентябрьгә каршы төндә шәһәрдә янә начар ис барлыкка килде, социаль челтәрләрдә йөзләгән хәбәр чыкты. Кешеләр баш авыртуга, күңел болгануга, хәлсезлеккә зарлана. Анда яшәүчеләр сүзләренчә, ис ябык форточкалар аша керә. Бу ис 35 һәм 36 микрорайоннарда, шулай ук Октябрьнең 50 еллыгы урамында сизелә.
Халык гаризасы буенча, белгечләр күрсәтелгән адресларда тиз арада һава үрнәкләре ала һәм тикшеренүләргә җибәрә.
Атмосфера һавасында химик ис булган очракта, ашыгыч рәвештә табигатьне саклау хезмәтләренә 8 (8555) 42-51-27, 45-66-62 яки 45-66-56 телефоннары буенча шалтыратырга кирәк. Белгечләр оператив рәвештә һава үрнәкләрен алачак.
«Шәһәрдә химик иснең яңа очрагы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына, Роспотребнадзорга һәм шәһәр Башкарма комитетына җиткерелгән», – дип хәбәр итә чыганак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз