Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада яман шеш авырулы кешеләр өчен оештырылган мәктәпнең беренче дәресе үтте
Киләсе лекция февраль аенда булачак, оештыручылар белән 8-917-260-5-83 телефоны аша элемтәгә керергә мөмкин.
(Түбән Кама, 30 гыйнвар, "Татар-информ"). Түбән Камада яман шеш авырулы кешеләр өчен Пациент мәктәбе ачылды. Беренче лекциягә 35 кеше килде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Очрашуда сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы урынбасары Әлфия Хәсәнова, онкология бүлеге мөдире Марат Хәйруллин, онколог һәм паллиатив хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Александр Андреев һәм медицина психологы Гөлсияр Исмәгыйлова чыгыш ясадылар.
Белгечләр онкология хезмәте күрсәтүнең ничек оештырылуын, табиб буларак тикшерү һәм дәвалауны билгеләү һәм кайбер очракларда пациентны ни өчен Казан хастаханәсенә җибәрү кирәклеген аңлаттылар. Психолог стрессның кеше тормышына тәэсире, курку һәм күңелдәге тынычсызлык белән көрәшү алымнары турында сөйләде.
Киләсе лекция февраль аенда булачак, оештыручылар белән 8-917-260-5-83 телефоны аша элемтәгә керергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз