news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада якташлары шагыйрь Разил Вәлиевнең 70 яшьлеген билгеләп үтәчәк

“Җидегән чишмә” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә шәһәрнең Халыклар иҗаты йортында үтәчәк.

Түбән Камада якташлары шагыйрь Разил Вәлиевнең 70 яшьлеген билгеләп үтәчәк
Салават Камалетдинов

(Казан, 24 гыйнвар, “Татар-информ”). 3 февральдә Түбән Кама шәһәрендә Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, республиканың Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиевнең юбилеена багышланган әдәби-музыкаль кичә узачак. “Җидегән чишмә” дип исемләнгән кичә шәһәрнең Халыклар иҗаты йортында оештырылачак, дип хәбәр итә Түбән Кама хакимияте матбугат хезмәте.

Разил Вәлиев тумышы белән Түбән Кама районының Ташлык авылыннан. Быел 4 гыйнварда аңа 70 яшь тулды. Туган ягында үтәчәк юбилей кичәсендә татар җәмәгатьчелеге вәкилләре, татар эстрадасы җырчылары катнашыр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100