Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада җәяү йөрергә яратучылар өчен "Яшәүгә 10 мең адым" марафоны узачак
Акция башланыр алдыннан медицина хезмәткәрләре катнашучыларның пульсын һәм кан басымын үлчәячәк.
(Казан, 5 апрель, "Татар-информ"). Бу якшәмбе, 7 апрельдә, Түбән Камада "Яшәүгә 10 мең адым" акциясе узачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Түбәнкамалыларны "Шифалы" шифаханәсе, "Кояшлы алан" паркы, Красный Ключ бистәсе, Әхсән Фәтхетдинов музее маршруты буенча җәяү йөрергә чакыралар.
Акция башланыр алдыннан медицина хезмәткәрләре катнашучыларның пульсын һәм кан басымын үлчәячәк, ә махсус белгечләр инструктаж уздырачак. Күмәкләшеп иртәнге зарядка ясап алгач, акциядә катнашучылар күрсәтелгән маршрут буенча җәяү кузгалачак.
Җыелу урыны - "Шифалы" шифаханәсе каршындагы мәйданчык. Катнашучыларны теркәү - 9:00 сәгатьтә, акция 10:00 сәгатьтә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз