news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада җәяүлеләр юлында автомобиль өч укучыны бәрдергән - видео

Ике малай һәм бер кыз юлга кинәт йөгереп чыкканнар.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Светлана Белова). Кичә кич Түбән Камада җәяүлеләр юлында «Лада Гранта» автомобиле белән идарә итүче 49 яшьлек ир-ат өч укучыны бәрдергән, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсенең Түбән Кама буенча бүлеге.

Видеода автомобильнең Гагарин урамы буенча хәрәкәт итүе күренә. Кинәт каршы як полосада торган автобус артыннан өч бишенче сыйныф укучысы йөгереп чыга. Җиңел машина йөртүчесе туктарга өлгерми һәм укучыларны бәрдерә.

11 яшьлек кызны һәм 12 яшьлек малайны Түбән Кама балалар хастаханәсенә озатканнар. Соңрак зыян күргән тагын бер малай хастаханәгә мөрәҗәгать иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot