news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада яңа мәчет төзелешенә акча җыялар

Җәмигъ мәчетендә акча салу өчен махсус әрҗә урнаштырылган. Акчаны банк аша да күчерергә мөмкин.

Түбән Камада яңа мәчет төзелешенә акча җыялар
tat.e-nkama.ru

(Казан, 21 май, "Татар-информ"). Түбән Кама имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов 35 нче микрорайонда мәчет төзелешенә акча җыю турында игълан итте. Бу турыда  Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

"Проект бүгенге көн таләпләрен исәпкә алып һәм киләчәккә максат белән эшләнгән", - дип хәбәр итә Җәмигъ мәчетнең матбугат хезмәте.

Җәмигъ мәчетендә акча салу өчен махсус әрҗә урнаштырылган. Акчаны банк аша да күчерергә мөмкин.

Тулырак мәгълүматны 8 (8555) 42-08-68 телефоны аша белешергә була.

news_right_1
news_right_2
news_bot