news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада яңа мәчет сала башладылар

Салих хәзрәт Ибраһимов изге эштә катнашырга чакыра.

Түбән Камада яңа мәчет сала башладылар
dumrt.ru

(Казан, 18 ноябрь, "Татар-информ"). 15 ноябрьдә Түбән Каманың Җәмигъ мәчетендә 36 нчы микрорайонда яңа мәчет төзелә башлау турында игълан ителде. Салих хәзрәт Ибраһимов минбәрдән изге эштә катнашырга һәм Җәннәткә өмет баглап ныклы фундамент салырга чакырды. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Барлыгы 321 свай кагарга кирәк булачак. Аның берсе 6100 сум торса, җиргә кагу бәясе 2900 сумны тәшкил итә. Шулай итеп, һәрбер гаилә яңа төзеләчәк мәчет нигезенә үзенең сваен кактырырга теләсә – бу 9000 сум торачак.

Мәчет проекты һәм аның белән бәйле бөтен эшләрне хәзерге чор таләпләренә туры китереп, заманча дәрәҗәдә башкару вәгъдә ителә. Түбәнкамалылар шәһәр урамнары һәм скверлар дизайны белән бәйле югары стандартларга күнеккәннәр инде. Яңа мәчет шәһәрне матурландыру буенча янә бер адымга тиң булырга тиеш.

"Мәчет үзе һәм аның янындагы уңайлы ял зонасы шәһәр халкын җәлеп итү урынына тиз арада әверелергә вәгъдә итә", диелә хәбәрдә.

  • Акчаны «Сбербанк» пластик картасына 4817 7600 2007 0029 номеры буенча (Алсу Рафиковна) күчерергә, Җәмигъ мәчетендә акча җыю тартмасына алып килергә яки банк аша күчерергә мөмкин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100