news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада WorldSkills Russia чемпионатының төбәк бәйгесе үтә

Җиңү яулаган белгеч Милли һөнәри осталык чемпионатына барачак

Түбән Камада WorldSkills Russia чемпионатының төбәк бәйгесе үтә
tat.e-nkama.ru

(Казан, 15 ноябрь, "Татар-информ"). Бу көннәрдә Түбән Камада  WorldSkills Russia төбәк бәйгесендә эшче яшьләрне сайлап алу этабы бара. Бу турыда Түбән Кама телерадиокомпаниясенә сылтама белән Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Түбән Кама политехника көллияте - һөнәри осталык буенча ярышлар уза торган мәйданчыкларның берсе. Биредә "Сантехника һәм җылыту" юнәлеше буенча көч сынашалар. Ярышта республиканың төрле районнарыннан 16 яшькәчә белгечләр катнаша. Бәйге өч көн дәвам итәчәк.

WorldSkills чемпионатының төбәк этабы яшь белгечләрен экспертлар бәяләячәк. Жюри әгъзаларының берсе - "Сантехника һәм җылыту" компетенциясе буенча WorldSkills Russia милли хәрәкәтенең баш эксперты Мәскәүдән килгән Иван Власов.

Җиңү яулаган белгеч Милли һөнәри осталык чемпионатына барачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100