Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада "Верую-2019" Стахеевлар фестивале узачак
Тамашачылар өчен керү ирекле.
(Казан, 6 июль, "Татар-информ"). 7 июльдә 11:00 сәгатьтә Түбән Кама шәһәренең Красный Ключ бистәсе Казан Мәрьям Ана иконасы гыйбадәтханәсе территориясендә "Верую-2019" Стахеевлар фестивале узачак. Ул Түбән Камада икенче тапкыр оештырыла. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Оештыручылар җиткерүенчә, фестивальдә катнашырга Казан, Чаллы, Әлмәт, Кама Аланы, Лаеш һәм Яңа Чишмә районнарыннан, Түбән Камадан коллективлар һәм җырчылар теләк белдергән. Узган ел катнашучыларның гомуми саны 300 кеше тәшкил иткән.
Быел чараны Казан Мәрьям Ана иконасы табылуга 440 ел тулуны бәйрәм итүгә багышланганнар. Тамашачылар өчен керү ирекле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз