Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада узган милли ашлар фестивале җиңүчеләре ачыкланды
Беренче урынга рус җәмгыяте вәкилләре лаек булды.
(Казан, 25 сентябрь, "Татар-информ"). “Туган йорт учагы һәрвакыт янсын” исемендәге фестивальдә Түбән Каманың 12 милли-мәдәни җәмгыяте үз халык ашларын тәкъдим итте. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Һәр җәмгыять үз халкының ашларын мөмкин кадәр тулырак һәм милли рухта тәкъдим итәргә тырышты. Татар, башкорт, удмурт, мари һәм чуваш җәмгыятьләре үзләренең гаилә рецептлары белән дә бүлеште. Әрмән шашлыгы, үзбәк нарыны да залдагы тамашачыларны битараф калдырмады.
Беренче урынга исә рус җәмгыяте вәкилләре лаек булды. Алар 16 нчы гасырлардан ук билгеле гөмбә пилмәне, җир җиләгеннән бәлеш, мичтә пешерелгән кабак кебек ризыкларны сәхнәләштерелгән тамаша аша тәкъдим иттеләр.
“Бәйрәм җирле халыкка яраткан шәһәребезнең күпмилләтле булуын күрсәтү өчен оештырылды, без үзебездә яшәүчеләрне берләштердек, элемтәләрне киңәйттек, ә шәһәрлеләр бүген Түбән Кама җирендә яшәүче башка халыкларның гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен күрү мөмкинлегенә ия булды”, - дип бәяләде вакыйганы Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илнар Бәдретдинов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз