news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада узган атнаның иң яхшы комбайнчысы ачыкланды

Алексей Калеев 1410 тонна ашлык суктырып, ул игенчеләр арасында беренче бара.

Түбән Камада узган атнаның иң яхшы комбайнчысы ачыкланды

(Казан, 23 август, "Татар-информ"). Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов җитәкчелегендәге эшче төркем кырларда урып-җыю барышын бәяләде, атнаның иң яхшы комбайнчыларына бүләкләр тапшырды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Бүгенге көндә хуҗалыкларда урып-җыю тулы куәтенә бара. Игенчеләребез иртә таңнан караңгы төшкәнчегә кадәр кырда. Максат бер - уңышны тиз арада югалтуларсыз җыеп алу.

Быел Түбән Кама районында иген культуралары 23 350 га мәйданда чәчелгән. Хәзерге вакытта 8000 гектардан артык мәйданда ашлык җыелган, бу барлык җирләрнең якынча 37 процентын тәшкил итә. Шулай ук көзге культураларны чәчүгә дә керешкәннәр.

Иң яхшы комбайнчы Алексей Калеев 1 410 тонна ашлык суктырып, ул игенчеләр арасында беренче бара. Аңа өч мең сум күләмендә премия дә тапшырылды. Билгеле булганча, урып-җыю йомгаклары буенча Алексей Калеев узган ел иң яхшы комбайнчы буларак танылды, республика дәрәҗәсендә дә 50 мең сум күләмендә премия алды.

Кыр батырлары арасында икенче урында - Илгиз Рәхимов, өченчедә Сергей Поглев бара. Елантау кырында барган тәбрикләү тантансында игенчеләргә Түбән Каманың “Илһам” ансамбле дә үз җырларын бүләк итте.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot