news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада утыздан артык балага язу кирәк-яраклары тутырылган букча тапшырылды

Чара «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» хәйрия акциясе кысаларында узды.

Түбән Камада утыздан артык балага язу кирәк-яраклары тутырылган букча тапшырылды
tat.e-nkama.ru

(Казан, 1 сентябрь,  «Татар-информ»). «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» республика хәйрия акциясе кысаларында «Таттелеком» ГАҖ һәм «Ай пласт» ҖЧҖ тарафыннан Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә 34 балага ярдәм күрсәтелде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә. 

«Белем иленә сәяхәт» дип аталган бәйрәм концертыннан соң оешма вәкилләре булачак беренче сыйныф укучыларына канцелярия товарлары белән матур букчалар тапшырдылар. Аларны яңа һәм кызыклы тормышка аяк басулары белән котладылар, яхшы билгеләр, мавыктыргыч дәресләр һәм күңелле мизгелләр теләделәр.

Балалар бүләкләргә һәм әкият персонажлары белән аралашуга бик шатланды, ә ата-аналар үткәрелгән чара һәм балаларны мәктәпкә җыюда ярдәм иткәннәре өчен иганәчеләргә рәхмәт белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot