news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада ут капкан фатирдан кеше коткарганнар

Янгын Химиклар проспектындагы йортта чыккан.

(Казан, 25 июнь, “Татар-информ”). Түбән Камада янгын сүндерүчеләр ут капкан фатирдан бер кешене коткарган. Бу хакта Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Бүген иртән Химиклар проспектындагы бер йорттагы фатирда янгын чыгуы турында хәбәр килде. Бер бүлмәле фатирда урын-җир кирәк-яраклары янып киткән”, - дип сөйләделәр министрлыкта.

Янгын сүндерүчеләр 38 яшьлек хуҗаны коткарган һәм тиз арада янгынны сүндергәннәр. Ир-ат табиблар ярдәменнән баш тарткан.

Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында чыккан. 

news_right_1
news_right_2
news_bot