news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада урнашкан сәнәгать зонасында янгын чыккан

Янгынның мәйданы ике квадрат метр тәшкил иткән, зыян күрүчеләр юк.

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Түбән Камада урнашкан сәнәгать зонасында янгын чыккан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Сәнәгать зонасында янгын чыгу хакындагы хәбәр 112 бердәм номерына 12.38 сәгатьтә килгән. Урынга янгын сүндерүчеләр барган.

Янгынның мәйданы ике квадрат метр тәшкил иткән, аны 12.52 сәгатьтә сүндергәннәр.

Берәү дә зыян күрмәгән, сәнәгать зонасында технологик процесс бозылмаган.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot