Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада урам тамашалары театры барлыкка килде
Труппага яшь артистларны кастинг үткәреп сайлап алганнар: аларның берсе дә профессиональ артист түгел, барысы да үзешчәннәр.
(Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”) Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә урам тамашалары театры барлыкка килде. 10 кешедән торган труппа үзенең беренче спектакльләрен декабрь аенда Яңа ел чыршыларын ачу тантаналарында һәм кышкы бәйрәм ялларында тәкъдим итәчәк, дип хәбәр итә Түбән Кама районы хакимияте матбугат хезмәте.
Әлеге проект шәһәрнең Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе һәм Мәдәният идарәсе ярдәмендә тормышка ашырыла. “Без тәүге проектны “Түбән Камада Яңа ел” дип исемләдек, беренче спектаклебез әзер инде, ул – “Бөтен эш эшләпәдә” дип аталачак”, - дип сөйли труппаның җитәкчесе Наталья Мерненко. Труппага яшь артистларны кастинг үткәреп сайлап алырга туры килгән. Аларның берсе дә профессиональ артист түгел, барысы да үзешчәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз