Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада урам киносы фестивалендә яшь режиссерларның фильмнары күрсәтеләчәк
Катнашучылар ошаган кино өчен тавыш бирәчәк.
(Казан, 29 август, "Татар-информ"). 30 августта 17:00 сәгатьтә шәһәрнең Нефтехимиклар паркында урам киносы фестивале узачак. Тамашачыларга Россиянең яшь режиссерлары төшергән иң яхшы 10 кыска метражлы фильм күрсәтеләчәк. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Фильмнарны караганнан соң, ошаган кино өчен тавыш бирергә кирәк булачак. Моның өчен катнашучыларга телефон яки фонарьлар алып килергә кирәк.
Керү бушлай.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз